8 май көнне Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында бәйрәм концерты.

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Бу бәйрәмнең максаты һәм бурычлары:

  • кешеләрдә патриотик тәрбия бирүнең иң яхшы традицияләрен саклап калу һәм үстерү;
  • үз илең, кече Ватаныбыз, гаиләң өчен горурлык хисе тәрбияләү һәм үз гамәлләрең өчен җаваплылык тәрбияләү;
  • кешеләрнең әхлакый культурасын формалаштыру, үз халкының тарихи хәтеренә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;
  • истәлекле даталарны бәйрәм итүгә багышланган чараларда катнашу;.
  • кешеләрнең гражданлык үзаңын һәм критик фикерләвен үстерү;
  • эмоциональ ярдәмчеллек тәрбияләү;
  • кешеләрдә патриотизм һәм үз ватаныңа мәхәббәт хисен тәрбияләү.

Бөтен ил бөек бәйрәм Җиңү көнен бәйрәм итә. 9 май көнне бер-беребезне һәм ветераннарны Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз.  Шулай ук  сугышта һәлак булучыларга туган җиребезне саклап калулары өчен, тыныч күк  йөзе бүләк итүләре өчен гомеребез буе рәхмәтле. Бүген 8 май көнне интернатта яшәүчеләр белән берлектә Җиңү көненә багышланган бәйрәм кичәсе  булып узды. Бүгенге көндә интернатта өч тыл ветераны яши - алар-Филатова Ида Г., Гиздитдинов Фәртдин Г., Маннанова Миннеонисә. Без бүген аларны игътибар белән искә алдык, бәйрәм кичәсе оештырдык, җырладык, шигырьләр сөйләдек. Ә алар сугыш турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Кешеләр бу көн алдыннан гына түгел, ә ел дәвамында Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт белән карарлар, аларга тормышта да ярдәм итәрләр дип өметләнеп калабыз. Бөтен кешеләр дә үз республикаларының игелекле кешеләре һәм патриотлары булып калуларын теләп калабыз.

Канташучылар саны – 33 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International