Бәйрәм белән, кадерле ветераннар!

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Россия Федерациясендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына цифрлы эфир телетапшыруы җиһазларын тәэмин итү һәм көйләү буенча адреслы ярдәм акциясе узды. Әлеге акция кысаларында 8 май көнне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» җитәкчелеге тарафыннан Лениногорск шәһәрендә яшәүче һәм әлеге җиһазларга мохтаҗ булган Бөек Ватан сугышы ветераннарына РБТ ТД «Шәфкать» (ИП Бизянова Ландыш)  кибетеннән цифрлы телевидение кабул иту җиһазлары тапшырылды.

Кадерле ветераннарыбызга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Сезнең батырлык - Безнең тыныч һәм бәхетле тормышыбыз. Каһарманлыгыгыз, фидакарьлегегез, кыюлыгыгыз һәм безнең тынычлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International