8 май 2019 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр психолог Фәрхетдинова Р.Р. җитәкчелегендә Җиңү көненә багышланган митингта катнаштылар . Җиңү көне уңаеннан митингтан соң тыл ветераннарына Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миннеханов исеменнән бүләкләр тапшырылды. Алар безнең президентыбызга кайгыртулары һәм аларга игътибар күрсәткәннәре өчен бик рәхмәтле булдылар.