8 май көнне Тукай муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "М.И.Г." отряды волонтерлары һәм "Инклюзив мохит" МОВ хәйриячесе Хаҗиев Азат Өлфәт улы белән берлектә тыл хезмәтчәннәре Скворцова Ольга Степановнаны, Сапожникова Ульяна Ильиничнаны һәм Буханова Ольга Дмитриевнаны котладылар. Тыл хезмәтчәннәре - өлкән яшьтәге кешеләр һәм барысы да бәйрәм чараларында катнаша алмый, шуңа күрә аларны өйдә тәбрикләделәр. Балалар сугыш турында шигырьләр укыдылар, үз куллары белән ясалган чәчәкләр тапшырдылар. Азат Өлфәт улы тыл хезмәтчәннәренә азык-төлек җыелмалары тапшырды. Акциядә катнашучылар ветераннарга сугыш елларында күрсәткән батырлыклары һәм авыр хезмәтләре өчен тирән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, сәламәтлек һәм иминлек теләделәр. Тыл хезмәтчәннәре кунакларны җылы каршы алдылар, авыр сугыш еллары турында сөйләделәр, игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйттеләр һәм җылы котлаудан бик канәгать калдылар.