9 май көнне Нурлат картлар һәм инвалидлар йортында Бөек Ватан сугышы ветераны һәм Бөек Ватан сугышы хезмәтчәннәренең район хакимияте, социаль яклау һәм Нурлат шәһәре хәрби комиссариаты вәкилләре белән җылы очрашуы булып узды. Рәхмәт йөзеннән Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләкләр, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин исеменнән котлау телеграммалары һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән котлау открыткалары тапшырдылар.
Бүгенге көндә интернат-йортта Бөек Ватан сугышы ветераны Батыршин Габбас Шәйхилислам улы һәм 7 тыл хезмәтчәсе яши. Ветераннар үз чиратында хакимият кунакларына игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Традиция буенча, НДИПИ хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар мемориаль комплексына венок салдылар, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнаштылар.