"Домовенок" программасы буенча балалар аяк киеме тарихы һәм аның төрләре белән таныштылар. Аяк киеме уңайлы һәм озак хезмәт итсен өчен, аны карап торырга: пычрак һәм тузаннан чистартырга, юарга, ул үз формасын сакласын һәм киптергәч кысмасын өчен газеталар белән тутырып куярга кирәк. Алга таба балалар аяк киемнәрен чисталыкта һәм тәртиптә тотарга вәгъдә бирделәр.