1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, 8 май көнне Әрмән автономияле «Севан» җәмгыяте Говоргян Арега җитәкчелегендә «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт алучылар өчен хәйрия төшке ашы оештырды. Кече яшьтәге мәктәп балалары башкаруында шигырьләр яңгырады, ветераннар сугыш вакытында фидакарь хезмәтләре, каһарманлык һәм тыныч күк йөзе өчен рәхмәт сүзләре һәм бүләкләр алдылар.
Әлеге чараның иганәчеләренә ихлас рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.Ветераннарга күрсәтелгән хөрмәт һәм җылылык өлеше өчен.