ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның  14 маенда Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Шайдуллина Ленара Вильсор кызы һәм Загидуллина Алия Ильдус кызы ведомствоара  “Без бергэ” исемле программа буенча Кукмара муниципаль район шифаханасендә йөкле хатынкызлар белән очрашу үткәрелде.

 Очрашуның темасы: “Зарарлы гадәтләр һәм авырлы хатын-кызлар”. Очрашу кысаларында максатчан төркем белән хатын-кызлар йөкле  вакытта сәламәт яшәү рәвешен үтәү һәм бала тудырганда  уңышлы төгәлләү   турында  әнгәмә  корылды, буклетлар өләшенелде.

Утырышта уздырган чараның максаты: "адреслы" хәбәрдәр системаны булдыру,  яшьләр һәм яшь гаиләләрдә булган педагогик, юридик  проблемалар, мәсьәләләр күтәрелде. Аның социаль нәтиҗәсе: психологик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру. Шулай ук программаның максаты - яшь гаиләләргә гаилә төзүне  планлаштыру буенча ярдәм итү.

   2019 елның 13 маенда Балык Бистәсе районы «Доверие – Ышаныч» халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Ышаныч телефоны – синең өчен» дигән акция үткәрелде.

2019 елның  13 маенда  социаль педагог  Смелова Н.А.  мәктәпкәчә яшьтәге белән туп белән уеннар үткәрде.Максат: хәрәкәт активлыгын үстерү. Дәрестә 7 бала катнашты.

Кырым Сарай авыл мәдәният йортында клуб эшен гамәлгә ашыру кысаларында, Баулы интернат – йорты социаль хезмәт алучылар өчен Халыкара гаилә көненә багышланган,  «Без бер гаилә! " дип исемләнгән гаилә ялы көне оештырылды һәм үткәрелде.»

2019 елның  14 маенда  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү  үзәгендә  “Самовар” дигән чара үтте.

«Чирмешән муниципаль районы «Мәрхәмәтле йөрәк " халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге»нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм ккүрсәтү бүлеге белгечләре Галина Микушова һәм Гүзәлия Сафиуллина Лашман урта мәктәбендә булдылар. Биредә алар коррекция сыйныфларында белем алучы укучылар  белән өй курчак театры ярдәмендә занятие үткәрделәр.

       Саба районы "Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы кысаларында социаль хезмәт алучы өлкәннәр белән 9 Майга багышланган бәйрәмдә булдылар,  бик  теләп концерт карадылар, парадта катнаштылар.

Тэги: СЯУ

Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Мамадыш районы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре волонтерлар, 4 нче урта мәктәп укучылары белән берлектә "Ветеранга безнең бүләк" акциясе оештырды.

2019нчы елның 7нче һәм 8нче май көнне Мамадыш муниципаль районының “Забота” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан социаль хезмәт алучылар белән “Ветеранны Җиңү белән котла!” акциясе оештырылды.

«Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында» тыл хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшыру


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International