Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Мамадыш районы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре волонтерлар, 4 нче урта мәктәп укучылары белән берлектә "Ветеранга безнең бүләк" акциясе оештырды. Акция ел саен үткәрелә һәм аның максаты-өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагында торучы Бөек Ватан сугышы ветераннарын, толларны, тыл хезмәтчәннәрен котлау. Өлкән яшьтәге кешеләр 9 Майга багышланган зур чараларда катнаша алмыйлар һәм өйдә концертны шәхсән котлау өчен менә дигән ысул булып тора .