2019 елның 14 маенда Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Шайдуллина Ленара Вильсор кызы һәм Загидуллина Алия Ильдус кызы ведомствоара “Без бергэ” исемле программа буенча Кукмара муниципаль район шифаханасендә йөкле хатынкызлар белән очрашу үткәрелде.
Очрашуның темасы: “Зарарлы гадәтләр һәм авырлы хатын-кызлар”. Очрашу кысаларында максатчан төркем белән хатын-кызлар йөкле вакытта сәламәт яшәү рәвешен үтәү һәм бала тудырганда уңышлы төгәлләү турында әнгәмә корылды, буклетлар өләшенелде.
Утырышта уздырган чараның максаты: "адреслы" хәбәрдәр системаны булдыру, яшьләр һәм яшь гаиләләрдә булган педагогик, юридик проблемалар, мәсьәләләр күтәрелде. Аның социаль нәтиҗәсе: психологик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру. Шулай ук программаның максаты - яшь гаиләләргә гаилә төзүне планлаштыру буенча ярдәм итү.