2019 елның 14 маенда “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Самовар” дигән чара үтте. Балалар самоварның тарихын, ничек Руссиягә килеп керүен, нинди өлешләрдән торуын һәм аларның ничек аталуын белделәр. Табышмаклар чиштеләр, фотосурәтләр карап үттеләр. Үз белемнәрен практик өлеш белән ныгыттылар. Балалар төп өлешләрен кайчы белән кисеп үз самоварларын ясадылар, төрле бизәкләр белән бизәделәр.
Шөгыль азагында һәр бала үз “Бүксәле, алтын коорле” турында сөйләде.