Кичә Менделеевскиның "Өмет Яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре шәһәр урамнарында "Балалар ышаныч телефоны" дигән акция уздырды. Аның максаты - балалар арасында, бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләр арасында ышаныч телефонының популярлыгын арттыру.
Түбән Каманың «Веста» үзәгендә "Бакчачылык» хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында «Үсемлекләр утырту өчен туфрак әзерләү” темасына чираттагы дәрес узды. Максат: катнашучыларны туфрак эшкәртүгә һәм үсемлекләр утыртуга өйрәтү.
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Мәдинә Хажарова социаль хезмәт алучылар өчен «Җан җылысы» дигән темага мастер-класс үткәрде.
«Гнездышко» приютының кечкенә бакчасында сезонлы эшләр башланды: туфрак әзерләү, чәчү, чәчәк һәм яшелчә культуралары үсентеләрен утырту.
2019 елның 14 маенда «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Илмира Аюпова тарафыннан, 6 нчы мәктәпнең 8 «А» сыйныфында яшүсмерләр арасында суицидаль тәртипне кисәтү максаты нигезендә тренинг үткәрелде.
Тәрбияче Давлеева В. Р. "Домовенок" программасы буенча балаларны киемнәрне карарап, саклап тотарга өйрәтте.
2019 елның 14 маенда Алексеевскиның «Забота» приютында тәрбияче Маслова Н. В. балаларга һәм яшүсмерләргә аноним психологик ярдәм хезмәтет урында мәгълүмат бирү максатыннан «Балаларышаныч телефоны» стендын әзерләү буенча чара үткәрелде.
Чарага мәктәп яшендәге 13 кеше җәлеп ителде.
2019 нче елнын 14нчы май көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортында "Шәфкатьлелек" бүлегендә тәрбияче Васильева Элла Рафаэль кызы" Дуртенче артык предмет "исемле дидактик уен үткәрде.
2019 елның 14 маенда Балтач районында Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйлван Гыйлмуллинга цифрлы эфир телевизион тапшыруларына күчү өчен җиһаз урнаштырылды.
2019 елның 14 маенда Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Шайдуллина Ленара Вильсор кызы һәм Загидуллина Алия Ильдус кызы ведомствоара “Без бергэ” исемле программа буенча Кукмара муниципаль район шифаханасендә йөкле хатынкызлар белән очрашу үткәрелде.
Очрашуның темасы: “Зарарлы гадәтләр һәм авырлы хатын-кызлар”. Очрашу кысаларында максатчан төркем белән хатын-кызлар йөкле вакытта сәламәт яшәү рәвешен үтәү һәм бала тудырганда уңышлы төгәлләү турында әнгәмә корылды, буклетлар өләшенелде.
Утырышта уздырган чараның максаты: "адреслы" хәбәрдәр системаны булдыру, яшьләр һәм яшь гаиләләрдә булган педагогик, юридик проблемалар, мәсьәләләр күтәрелде. Аның социаль нәтиҗәсе: психологик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру. Шулай ук программаның максаты - яшь гаиләләргә гаилә төзүне планлаштыру буенча ярдәм итү.