Мамадыш районы "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге Ветеранны Җиңү белән котла! акциясе

2019 елның 14 мае, сишәмбе

2019нчы елның 7нче һәм 8нче май көнне Мамадыш муниципаль районының “Забота” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан социаль хезмәт алучылар белән “Ветеранны Җиңү белән котла!” акциясе оештырылды. Акция кысаларында балалар Бөек Ватан сугышында катнашучыларга Осинина Вера Евдокимовнага, Семенова Анастасия Прокофьевнага рәхмәт йөзеннән чәчәкләр һәм открыткалар тапшырдылар.

Акциянең максаты – ветераннарны котлау гына түгел, ә кайвакыт җитмәгән өлкән яшьтәге кешеләр белән гади аралашу; балаларда патриотик аң, җәмгыятькә, хезмәткә, үзеңә һәм башка кешеләргә карата мөнәсәбәт формалаштыру; әхлакый яктан әһәмиятле шәхес тәрбияләү: рухилык, ветераннарга, Ватанга хөрмәт тәрбияләү иде.

      Бу очрашулар балалар күңелендә һәм истәлекле фоторәсемнәрдә дә калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International