«Гнездышко» приютының кечкенә бакчасында сезонлы эшләр башланды: туфрак әзерләү, чәчү, чәчәк һәм яшелчә культуралары үсентеләрен утырту. Максат – - тәрбияләнүчеләрне орлык һәм үсемлекләрнең төрләре белән, аларның биологик үзенчәлекләре белән таныштыру, шытымнарны күзәтү һәм үсемлекләрнең алга таба үсешен күзәтү. Орлыклар чәчелде. Хәзер инде беренче шытымнарны көтү һәм аларны кайгырту.