“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Җан җылысы» дигән темага мастер-класс

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

15 нче май 2019нчы ел., чәршәмбе

   “Изгелек”  инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча  инструктор Мәдинә Хажарова  социаль хезмәт алучылар өчен  «Җан җылысы» дигән темага  мастер-класс үткәрде.

   Чараның максаты – социаль хезмәт  алучыларны  бер-берсе белән дуслаштыру һәм аралаша белергә өйрәтү иде.

   Мастер-класс дәвамында социаль хезмәт  алучылар «Молекула һәм атомнар»,  «Уч төпләре», «Лезгинка» дигән уеннар аша үзләренең унай һәм тискәре якларын ачыкладылар. Көчле һәм көчсез яклары ачыкланды.

Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучыларның арыганлыгы, баш авыртуы бетте, психоэмоциональ торышы яхшырды. Хәтер, игътибар, фикерләү, ишетү, күз алдына китерү, хыял барышы да арты. 

    Аларга сәламәтлек, бәхет һәм шатлык көче өстәлде.

    Чарада 9 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International