Cуицидаль тәртипне кисәтү

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

2019 елның 14 маенда  «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Илмира Аюпова тарафыннан, 6 нчы мәктәпнең 8 «А» сыйныфында яшүсмерләр арасында суицидаль тәртипне кисәтү максаты нигезендә  тренинг үткәрелде.  

Тренингның төп бурычлары булып: балигъ булмаганнарның эмоциональ торышын яхшырту; позитив ресурсларны эзләү һәм активлаштыру аша «киләчәккә проекция төзү»; үз шәхеснең кыйммәтләрен; үзеңә, башкаларга карата ышаныч хисен торгызу торды.

 Тренингта 26 яшүсмер катнашты. Балигъ булмаган балалар иҗади биремнәр үтәүгә бик теләп катнаштылар, әмма хис-тойгыларын сүзләр белән аңлатуда кыенлыклар кичерделәр.

 Мондый чаралар яшүсмерләрнең эмоциональ халәтен гармонияләштереп кенә калмыйча, «ишекләрне проекцияләү» арадашчыларына да киләчәккә күз салырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International