ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

1944 елның Кырым һөҗүм операциясе-Бөек Ватан сугышының иң мөһим вакыйгаларының берсе. Операциянең максаты-ярымутрауны фашист илбасарларыннан азат итү, Кара диңгез флотының төп базасын – Севастопольне кире кайтару. 1944 елның 8 апрелендә Кырымны фашист илбасарларыннан азат итү буенча операция башлана. 35 көн эчендә Совет Армиясе зур тырышлык белән Кырымны азат итә. 12 май - Кырымны тулысынча азат итү көне.

2019 елның 13 маенда Кырымның тулысынча азат ителүенең 75 еллыгын билгеләп үткәндә, социаль эш буенча белгеч Эльза Сәгыйть кызы социаль хезмәт алучылар белән әңгәмә үткәрде. Әлеге чарада һөҗүм операциясе  барышы турында сүз барды. Әңгәмәдә катнашучылар үз фикерлэре белән уртаклаштылар . Чарада катнашучылар  әлеге сугыш турында  фотографияләрдән төзелгән  презентация , видиофильмнан эпизодлар  карадылар. Әңгәмә  җылы мөһиттә узды. 

Халыкара балалар ышаныч телефоны көне кысаларында «Веста» үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева 10 балигъ булмаган бала өчен «Ышаныч телефоны минуты» дигән дәрес үткәрде.

Максат: ышаныч телефоны эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү; балаларны авыр тормыш хәлендә ышаныч телефонына мөрәҗәгать итәргә өндәү.

Мамадыш муниципаль районындагы балалар  һәм яшүсмерләр өчен  “Надежда” социаль приютында юл хәрәкәте иминлеге булегенең башлыгы Лилия Никифорова белән очрашу узды.

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгенең хезмәт буенча инструкторы  Зәмфирә Суфьянова “Театр елы – 2019” кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә ел саен үткәрелә торган «ЭкоЯз» региональ экологик фестивалендә катнашты.

09 май 2019 нчы  ел, пәнҗешәмбе

 9 майда Теләнче Тамак авылында Җиңү Көненә багышланган митинг узды. Бу митингка Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, авыл халкы, вәкилләре, җирле һәм район администрациясе вәкилләре чакырылган иде. Иртә таңнан мәдәният йортына, традицион бәйрәм атрибутлары: георгий тасмалары һәм  гвоздикалар белән авыл халкы килде. «Үлемсез полк» әлеге бәйрәмнең үзенчәлеге булды.  Үлемсез полк сафларында өлкәннәр һәм балалар иңгә-иң басып тордылар, алар батырлыкларларны хәтерләрендә саклыйлар. Портретларда hәрберсенең үз герое. Бу митингта Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында яшәүчеләр hәм эшләүчеләр актив катнашты. Митингтан соң барысы да Җиңү Көненә багышланган тантаналы концертка чакырылды.

Аксубай Муниципаль районының “Хыял” балалар һәм яшьүсмерләр приюты” тәрбияләнүчеләре өчен Балалар хокукын яклау бүлеге вәкиле А.С. Чернышева катнашында “Бала хокуклары”, дип исемләнгән чара булып узды. 

Бүген Түбән Кама муниципаль районының Кама Аланы психоневрология интернатында социаль хезмәт алучылар арасында баскетбол буенча ярышлар узды.

19 нчы май көнне Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» реабилитация үзәгендә Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә багышланган «Яшәү өчен белергә» дигән акция уздырылды.

«Чирмешән муниципаль районы “Мәрхәмәтле йөрәк” Халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге” ДБУнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Наталья Ларионова, социаль педагогы Людмила Малешина һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча муниципаль инспектор Зөлфирә Галиуллина «Фемида дәресләре» хокукый клубының чираттагы дәресен үткәрделәр. «Балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары» темасына оештырылган чараның максаты: балигъ булмаганнарның хокукый белемнәрен киңәйтү.

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгенең хезмәт буенча инструкторы  Зәмфирә Суфьянова “Театр елы – 2019” кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә ел саен үткәрелә торган «ЭкоЯз» региональ экологик фестивалендә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International