Җиңү Көненә багышланган митинг

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

09 май 2019 нчы  ел, пәнҗешәмбе

 9 майда Теләнче Тамак авылында Җиңү Көненә багышланган митинг узды. Бу митингка Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, авыл халкы, вәкилләре, җирле һәм район администрациясе вәкилләре чакырылган иде. Иртә таңнан мәдәният йортына, традицион бәйрәм атрибутлары: георгий тасмалары һәм  гвоздикалар белән авыл халкы килде. «Үлемсез полк» әлеге бәйрәмнең үзенчәлеге булды.  Үлемсез полк сафларында өлкәннәр һәм балалар иңгә-иң басып тордылар, алар батырлыкларларны хәтерләрендә саклыйлар. Портретларда hәрберсенең үз герое. Бу митингта Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында яшәүчеләр hәм эшләүчеләр актив катнашты. Митингтан соң барысы да Җиңү Көненә багышланган тантаналы концертка чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International