«Фемида дәресләре», Чирмешән КЦСОН “Мәрхәмәтле йөрәк”

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

«Чирмешән муниципаль районы “Мәрхәмәтле йөрәк” Халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге” ДБУнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Наталья Ларионова, социаль педагогы Людмила Малешина һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча муниципаль инспектор Зөлфирә Галиуллина «Фемида дәресләре» хокукый клубының чираттагы дәресен үткәрделәр. «Балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары» темасына оештырылган чараның максаты: балигъ булмаганнарның хокукый белемнәрен киңәйтү. Чара барышында балалар белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Ә соңыннан  социаль педагог Л.Малешина аларга «Синең хокукларың» дигән буклетлар таратты.

Әлеге чарада 17 яшүсмер катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International