Мамадыш муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен “Надежда” социаль приютында юл иминлегенең пропагандалау

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Узган очрашу юл иминлегенең пропагандалау һәм юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча алып барыла торган эш кысаларында оештырылды.

Балалар алдында чыгыш ясап, Лилия Никифорова Мамадыш шәһәре юлларында еш очрый торган хәлләр һәм юл-транспорт һәлакәтләре турында мәгълүмат җиткерде.Балалар мәгълүматны кызыксынып тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр. Безнен тәрбияләнүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләре билгеләп үтелде һәм аларга бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International