20 нче май 2019 нчы ел, дүшәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Зәмфирә Суфьянова “Театр елы – 2019” кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә ел саен үткәрелә торган «ЭкоЯз» региональ экологик фестивалендә катнашты.
Чараның максаты: экологик культура формалаштыру, табигатькә, әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш тәрбияләү һәм шәһәр халкының актив яшәү рәвешен үстерү.
Белгеч үз карамагындагы социаль хезмәт алучыларга сәйлән үрү техникасы белән әзерләнгән кулдан ясалган эшләнмәләрдән күргәзмә ярминкәсе оештырды. Хатын-кыз бизәкләре, интерьер өчен эшләнгән агачлар, чех сәйләненнән ясалган уенчыклар, эшләнмәләр арасында үзләренең ачык төсләре белән бигрәк тә аерылып тордылар. Чарада катнашучылар эко-сумкалар, “скраб-букинг” стилендә открыткалар ясау, икенчел чималдан эшләнмәләр ясау һәм аерым җыю буенча мастер-классларда актив катнаштылар.