«Бәйләүче җеп»

2019 елның 24 мае, җомга

2019 елның егерме дүртенче маенда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кукмара муниципаль районындагы «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Вафина Йолдыз Назим кызы һәм Мифтахова Гөлия Ибрагим кызы Федераль Җәзалар үтәтү хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең җинаять - башкарма инспекциясе Арча өлкән инспекторы Фазылҗанов Айнур белән берлектә «бәйләүче җеп»дигән темага дәрес үткәрделәр. Чараның максаты: ата-аналарның тәрбия функцияләрен, баланың интеллектуаль, әхлакый үсешенә йогынты механизмнарын ачу. Вафина Йолдыз катнашучыларны гаиләдә гармонияле мөнәсәбәтләр булдыруга ярдәм итүче төп кагыйдәләр белән таныштырды. Социаль педагог Мифтахова Гөлия «гаиләдә хәмер һәм тәмәке куллануга карата кызыксындыру мотивларын формалаштыручы традицияләр» темасы белән таныштырды. Очрашу ахырында тематик буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International