ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Юбилярны котлау


29
июнь, 2019 ел
шимбә

Ата-аналар лекториясе кысаларында, чираттагы тапкыр ата-аналар белән очрашу булды.


28
июнь, 2019 ел
җомга

Арчадагы “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү  үзәгендә Сабантуй татар халкының милли бәйрәме   үткәрелде.

Лениногорск шәһәренең «Исток-Башлангыч» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре “Дари добро” инвалид балалар әти-әниләрнең җирле иҗтимагый оешмасы белән берлектә 2019 елдан бирле «социаль театр» социаль технологиясен гамәлгә ашыра.

Бүген, 2019 елның 28 июнендә Әтнә муниципаль районы «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль участокларда «Торцевание» техникасы буенча профилактик дәресләр үткәрделәр. Дәреснең максаты: балигъ булмаганнарның иҗади сәләтләрен һәм фантазияләрен үстерү; кулларның вак моторикасын камилләштерү иде. Барлыгы 30 балигъ булмаган бала катнашты. Дәрес барышында балалар кәгазь салфеткалар, картон, клей һәм ручкалар кебек кул астында булган материаллардан төрле аппликацияләр ясадылар. Балалар фантазиясенең очышына чикләр булмады: һәр кәгазь шакмак чәчәккә, күбәләккә, әкияти җәнлеккә, гадәти булмаган чәчәк бәйләменә әйләнде. Кызыклы эшләнмәләрне ата-аналар да югары бәяләде.

25 июнь көнне безнең приютта "Туган көннәрен" билгеләп үттек. Җәй көне  Никишов Дмитрийнын гына туган көне   икән.

2019 елның  28  июнендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм аларның әти – әниләре өчен “Янгын вакытында кешенең үз – үзен тоту кагыйдәләре” дигән танып – белү сәгате үткәрелде.

Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәлә профилактикасы буенча республика программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова 11 нче санлы социаль участокта социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала өчен  нче “Аңлашылмаучанлык йомгагын сүтү” дигән дәрес үткәрде. Максат: уртак булу, күмәк хезмәттәшлек кебек хисләрен формалаштыру.

Россия Федерациясендә театр елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Елена Макарова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 12 бала өчен «Алтын ачкыч» курчак театр студиясе дәресе үткәрде.

2019 нчы елның 26 нчы июне көнне Түбән Каманың «Веста» үзәгендә балаларның җәйге ялын оештыру эше кысаларында социаль эш буенча белгеч Эльвира Нәфыйкова социаль хезмәт күрсәтелүче 15 бала өчен  “Бала шәхесен үстерү чарасы буларак ишегалды уеннары” дигән темага төркемле дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International