Арчадагы “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә Сабантуй татар халкының милли бәйрәме үткәрелде.
Кояшлы матур көн һәркемнең күңеленә бәйрәм рухы өстәде. Сабантуй ул җырлы – биюле төрле уеннар белән бара торган чара. Бәйрәм милли эстафеталар: кашыкка йомырка кабып, капчык киеп, “Ат чабышы”, аркан тарту, чиләк - киянтә белән су ташу, чүлмәк вату уеннары белән җыр биюләр белән үрелеп барды.
Сабантуй чарасы бик күңелле узды,һәркем яхшы кәеф, күтәренке күңел белән кәнагать калды.
Мондый бәйрәм чарасы татар халыкының гореф- гадәтләре белән таныштырырга ярдәм итә.