Бүген, 2019 елның 28 июнендә Әтнә муниципаль районы «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль участокларда «Торцевание» техникасы буенча профилактик дәресләр үткәрделәр. Дәреснең максаты: балигъ булмаганнарның иҗади сәләтләрен һәм фантазияләрен үстерү; кулларның вак моторикасын камилләштерү иде. Барлыгы 30 балигъ булмаган бала катнашты. Дәрес барышында балалар кәгазь салфеткалар, картон, клей һәм ручкалар кебек кул астында булган материаллардан төрле аппликацияләр ясадылар. Балалар фантазиясенең очышына чикләр булмады: һәр кәгазь шакмак чәчәккә, күбәләккә, әкияти җәнлеккә, гадәти булмаган чәчәк бәйләменә әйләнде. Кызыклы эшләнмәләрне ата-аналар да югары бәяләде.