"Волонтерлар белән эшләү"

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

"Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре үз эшләрендә « Волонтерлар белән эшләү» технологиясен актив кулланалар, аның максаты мохтаҗларга кирәкле көнкүреш һәм педагогик ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен оператив һәм нәтиҗәле хәл итү.

2019 елның егерме алтынчы июнендә Кәркәуч, Пычак, Ятмас Дусай авыл җирлекләрендә  һәм Кукмара шәһәрендэ яшәүче тугыз социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга    “Волонтерлар белән эшләү” технологиясе буенча мәктәп укучылары волонтерлар тарафыннан ярдәм күрсәтелде. Хәзерге вакытта, бөтен кеше кая да булса ашыга якыннарына ярдәм турында бик сирәк уйлыйлар, бигрәк тә якын туганнары калмаган ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә һәм өлкән яшьтәге кешеләргә. Тирә-юньдәгеләргә җылы мөнәсәбәтебез һәм игътибарыбыз кирәклеген онытырга ярамый. Мәктәп укучылары волонтерлар йорт яны территориясен һәм бакчаны чүп үләннәреннән чистартырга булыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International