2019 елның 28 июнендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм аларның әти – әниләре өчен “Янгын вакытында кешенең үз – үзен тоту кагыйдәләре” дигән танып – белү сәгате үткәрелде.
Чараның максаты янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү.
Балалар йортта янгын чыгу факторлары белән таныштылар. Шулай ук “Йортта янгын булса, кеше нишләргә тиеш” дигән видео ролик күрсәтелде.Төрле сораулар каралды:
1.Өйдә янгын вакытында үз – үзеңне тоту кагыйдәләре һәм янган бинадан эвакуацияләү ысуллары
2. Янгынның кешеләргә зарар китерә торган факторлары
3. Янгын сүндерү хезмәткәрләренең телефон номерлары
Алынган белемнәр балаларга һәм ата- аналарга мондый хәлләрдә дөрес эш итәргә, тынычлыкны сакларга һәм янгын вакытында үз гамәлләрен аек бәяләргә ярдәм итәчәк.