“Аңлашылмаучанлык йомгагын сүтү”. Түбән Каманың «Веста» үзәге

2019 елның 28 июне, җомга

Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәлә профилактикасы буенча республика программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова 11 нче санлы социаль участокта социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала өчен  нче “Аңлашылмаучанлык йомгагын сүтү” дигән дәрес үткәрде. Максат: уртак булу, күмәк хезмәттәшлек кебек хисләрен формалаштыру.

Дәрес башында психолог балаларга “Кояш ... яктырта”, “Карабас Барабас”, “Маятник, “Тауга менүче” күнегүләрен тәкъдим итте.

“Миңа кыен булды... Мин...эшли алдым” йомгаклау даирәсендә катнашучылар сүзләренә караганда, барлык күнегүләр дә файдалы характерда булды, әмма “Тауга менүче” уены балаларның күңелдә аеруча туры килде, чөнки ул кешегә үзен читтән күрергә һәм үз гамәлләренеңәйләнә-тирәгә дә нинди зур йогынты ясавын аңларга ярдәм итте. Ә менә “Маятник” башта тоелган кебек үк гади булмады - биредә “Мин башка кешеләргә ышаныйммы әллә юкмы?” дигән җитди мәсьәләне хәл итәргә кирәк иде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International