«Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында» социаль хезмәт алучылар уңыш җыя.
2019 елның 11 июлендә Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге белгечләре Нурмиева Розалия Котдус кызы һәм Таҗниева Рузалия Гайфулла кызы белән берлектә, өлкәннәребез өчен Тимершык авыл җирлегенә сәяхәт оештырдылар. Өлкәннәр Тимершык авылының табигате белән таныштылар , Изге чишмәдә булдылар.
Туризм өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне сәламәтләндерүгә зур йогынты ясый, психосоматик авыруларны профилактикалауга, физик форманы һәм сәламәтлекне саклауга, кызыклы кешеләр белән аралашуга ярдәм итә.
Экскурсия бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте, өлкәннәр экскурсиядән бик канәгать булдылар, киләчәктә шушындый чараларны кабатларга теләк белдерделәр.
Истәлеккә калырлык итеп фотосүрәткә төштеләр.
Ведомствоара учетта торучы балигъ булмаганнар өчен Казан шәһәре буенча экскурсия
10 июльдә Яр Чаллы шәһәренең “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең директоры Мифтахова Эльвира Рәшит кызы һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Вәлиева Лилия Шамил кызы Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды идарәсендә шәһәр пенсионерлары белән узган мәгълүмати очрашуда катнаштылар.
2019елның 11 июль көнне “Астра” тернәкләндерү үзәгендә көндезге булек балалары өчен “Шәһәр - кеше яшәү мөхите” дигән видео дәрес узды. Элеге дәреснең максаты – балаларның урамда, җәмәгатҗ урынында,транспортта үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту иде.
10 июль 2019 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр хезмәткәрләр белән берлектә бакчада карлыган җыячаклар.
«Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Радуга» сәламәтләндерү лагере эше кысаларында балалар Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсенең кинология үзәгендә кызыклы экскурсиясендә булдылар.
"Бер сәгатьлек сөйләшү"
Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында « Selfie» күңел ачу уены.
2019 нчы елның 11 нче июль көнне тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х. инициативасы буенча Селфи күңел ачу уены оештырылды.
Уенның максаты: селфи сүзенә төшенчә бирү,матурлыкны күрә белергә өйрәтү, балаларның ялларын тагын да кызыклы итү иде.
«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә «Тормыш игелеклелек белән башлана» дип исемләнгән тренинг булып узды. Дәрес барышында җыелучылар игелек нәрсә икәнлеге турында сөйләштеләр. Тискәре тормыш ситуацияләре каралды. Төркем алдында уңай яклар табу бурычы торды. Хәл турында күзаллауны киңәйтү мөмкинлеге булдырылды. Бу балаларга уңышка ышанырга һәм ирешү өчен этапларны билгеләргә ярдәм итте.
Тренинг социаль хезмәт алучылар арасында уңай эмоциональ кәеф булдыруга юнәлдерелгән иде. Узган чара балаларга һәм аларның әти-әниләренә бер төркем белән, берләшү хисләре тудыруга ярдәм итте.