Нурлат картлар һәм инвалидлар йортында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2019 елның 12 июле, җомга

Нурлат картлар һәм инвалидлар йортында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

   Ромашка. Кешеләр бу чәчәкләрне наз һәм гадилек өчен яраттылар. Ә тагын бу тыйнак чәчәкләр гаепсезлекне, чисталыкны, кояш нурларын һәм җәй җылысын гәүдәләндерә. Мөгаен, нәкъ менә шуның өчен ромашка 8 июльдә билгеләп үтелүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символына әверелде.

   Норлат өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Колесниковлар – Мая Казимир кызы һәм Иван Васильевич тату гаилә пары яши. Кырык биш ел бергә бәхетле, кырык биш ел тату гомер итәләр.

   - Без Караганда шәһәрендә таныштык. Мин балалар бакчасында эш алып бардым һәм бүлмә алдым. Булачак ирем - Иван Васильевич, фатир хуҗалары белән таныш була һәм аларга еш кунакка килә, – дип сөйли Мая Казимир кызы. - Армиядән соң килгәч очраша башладык. Биш ел буе очрашып йөргәч, аннары туй үткәрдек.

    Ире турында сөйләгәндә, Мая Казимир кызының елмаюлы, игелеклелек эчтән балкый сыман.

   Колесниковлар өчен – гаилә беренче урында. Ә йорттагы һава торышы һәрвакыт ачык һәм кояшлы булсын өчен, бер-берсенә юл куя белергә, икенче кеше фикеренә колак сала белергә кирәк, дип саный алар.

   45 ел бергә гомер иткән Колесниковлар менә шулай тату һәм бергә. Бу гаилә өчен иң мөһим сүз – бергә.

   Бу бәйрәм көнендә Нурлат картлар һәм инвалидлар йорты хезмәткәрләре Колесниковлар гаиләсен сапфир туйлары белән котладылар һәм бәйрәм табыны оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International