«Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында» социаль хезмәт алучылар уңыш җыя.

2019 елның 12 июле, җомга

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында  дәвалау - хезмәт реабилитациясенең  бер юнәлеше булып бакчада эшләү тора. Хезмәт буенча инструктор Марианна Жукова һәм сеңел-хуҗабикә Нина Калашникова җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар мөстәкыйль рәвештә төрле яшелчә культуралары: кыяр, помидор, кәбестә, кабак, кабачки, борыч, арбуз үстерәләр. Йорт-интернат халкы яшелчә үстерү буенча авыл хуҗалыгы эшләренең барлык этапларын  үзләштерделәр: утыртудан алып  уңыш җыюга кадәр, һәм үзләренең  тырышлыгы белән  бүгенге көндә яхшы  нәтиҗәләргә ирештеләр: кыяр – 7 кг, кабачки – 2 кг, яшел тәмләткечләр – 4 кг, карлыган – 4 кг, чия – 5 кг, җиләк – 12 кг, әмма әле бу гына түгел, яшелчә җыю әле дәвам итә! Җыелган уңыш интернат ашханәсендә кулланыла һәм туклану рационын киңәйтә, азыкта «тере витаминнар»  санын арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International