ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2019 ел
җомга

2019 нчы елның 8 нче июле көнне җәйге мәйданчык эше барышында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Ләйсән Сунеева Россия хәрби тарихының истәлекле көннәре кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала өчен «Чесмен сугышында җиңү» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.

Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле тәҗрибәсен үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру эше кысаларында 2019 нчы елның 10 нчы июле көнне «Веста» үзәгендә «Бакчачылык» хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында «Чәчәк түтәлләрен дөрес карау» темасына чираттагы дәресе узды.

Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Сокол" Фонды Президенты Е. А. Дергачев исеменнән 2019 елның 1 июнендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган "Дөнья Картасы" Бөтендөнья хәрәкәте чарасын оештыруга һәм уздыруга зур өлеш керткәне өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

2019 елның 12 июлендә,  социаль ярдәм алучы балалар һәм “Галактика балалары” лагерендә ял итүчеләр белән “Кайгырту” халыкка  комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, лагерь тәрбиячеләре белән бергәләп, “Гаилә тынычлыкта һәм тынычлык гаиләдә” дигән спорт һәм сәламәтлеккә юнәлтелгән чара үткәрделәр.

                            Мандала технологиясе

 

 

2019 елның 12 июлендә Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тәрбиячесе Мандала технологиясе буенча “Арт-терапия” үткәрде.

Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  "Тормыш дәвам итә" дигән яшь социаль хезмәт алучылар катнашында музыкаль кичә булып узды.

Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында , Җиңүнең 75 еллыгына хәзерлек кысаларында, истәлекле даталарга багышланган “Русиядә сугыш тарихы  истәлекләре” дигән темага социаль хезмәт алучылар белән әңгәмә үткәрелде, «Освобождение Белорусии» фильмы каралды.

Кинотерапиянең максаты: социаль хезмәт алучыларда патриотик рух тәрбияләү, Русиянең сугыш данын популярлаштыру.

Социаль хезмәт алучы өлкәннәр кинофильм караганнан соң   сугыштан соңгы еллардагы авырлыкларны ничек кичерүләре турында үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Якты, тыныч күк  йөзе бүләк иткән кешеләргә зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Яңа Чишмә муниципаль районында юбилярны котлау.

             12 июль көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток – Башлангыч «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль педагогы Оксана Лямова тормыш иминлеге нигезләрен беркетүгә юнәлдерелгән эшлекле уен оештырды һәм үткәрде.

 

Ромашка. Кешеләр бу чәчәкләрне наз һәм гадилек өчен яраттылар. Ә тагын бу тыйнак чәчәкләр гаепсезлекне, чисталыкны, кояш нурларын һәм җәй җылысын гәүдәләндерә. Мөгаен, нәкъ менә шуның өчен ромашка 8 июльдә билгеләп үтелүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символына әверелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International