Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең хезмәткәрләре шәһәр пенсионерлары белән узган мәгълүмати очрашуда катнаштылар

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

10 июльдә Яр Чаллы шәһәренең “Доверие”  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең директоры Мифтахова Эльвира Рәшит кызы һәм  өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Вәлиева Лилия Шамил кызы Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды идарәсендә шәһәр пенсионерлары белән узган мәгълүмати очрашуда катнаштылар.

“Доверие” үзәге хезмәткәрләре чакырылган затларга һәм Россия Пенсионерлар берлеге әгъзаларына үзәк эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде. Гражданнарга социаль  хезмәт күрсәтүне хокукый җайга салу, өйдә социаль хезмәт күрсәтү рәвеше тәртибе hәм шартларын  бәян иттеләр. Үзәктә күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең төрләре hәм исемлеге, социаль хезмәтләргә тарифлар; түләүле hәм түләүсез нигездә социаль хезмәт күрсәтү шартлары турында сөйләделәр. Очрашу барышында “Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә” пилот проектын гамәлгә ашыру турында” Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карарын үтәү темасы яктыртылды.

Очрашуда катнашучылар каралган темаларның мөhимлеген hәм актуальлеген билгеләп үттеләр.  Яр Чаллы шәһәренең “Доверие”  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшчәнлеге турында буклетлар һәм мәгълүмати материаллар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International