2019елның 11 июль көнне “Астра” тернәкләндерү үзәгендә көндезге булек балалары өчен “Шәһәр - кеше яшәү мөхите” дигән видео дәрес узды. Элеге дәреснең максаты – балаларның урамда, җәмәгатҗ урынында,транспортта үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту иде.
Дәрес башында балалар “Шәһәр – кеше яшәү мөхите” дигән видео дәрес карадылар. Шәһәрдә балалар белән килеп чыгарга мөмкин булган төрле хәлләр һәм аларны ничек булдырмаска җентекләп күрсәтелде. Дәрес ахырында тәрбияче балалар белән көндәлек тормышта куркынычсызлык кагыйдәдәләрен үтәү кирәклеге турында нәтиҗә ясадылар. Әлеге чарада 20 бала катнашты.