«Чәчтараш эше». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Күп кенә кызлар озын чәчләрне карауның ни дәрәҗәдә авыр икәнен белә. Хатын-кызлар арасында кыска чәчле булу күпкә уңайлырак дигән фикер йөри. Төп уңайлыклары арасында шуны да билгеләп үтәргә була: бу артык катлаулы түгел; җәен эссе түгел; чәч санаулы минутларда кибә; стильле; яшь итеп күрсәтә. Минуслардан кыска чәчләргә прическа сайлау мөмкинлегенең зур булмавын атап була; матур формасын саклап калу өчен салонга еш йөрергә туры килә; чәчләр бик тиз пычрана; укладка ясамасаң чәчләр сыланган, күләмсез күренә, кабарып тормыйлар. Шуңа күрә көн саен фен белән киптереп кабартырга һәм төрле стайлинглы препаратлар кулланырга кирәк.

Түбән Каманың «Веста» үзәгендә «Чәчтараш эше» хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында социаль ярдәм күрсәтелүче хатын-кызлар өчен «Хатын-кызларның чәчен кисү, кыска чәчләрне кисү технологиясе» дип аталаучы дәрес үткәрелде. Максат: катнашучыларны кыска чәчләрне кисү төрләренә өйрәтү.

Әлеге дәрестә катнашучылар кыска чәчләрне кисү төрләре белән таныштылар: “Каре” (артка таба озынайтып, алга таба озынайтып), “Боб”, “Пикси”, “Шапочка”, “Гарсон”, “Керпе”. Белгеч аларның һәркайсына тукталды, чәч кисү технологиясен аңлатты.  Аннан соң хатын – кызлар алган белемнәрен практикада ныгыта алдылар: бер модельдә “Боб”, икенчесендә “Шапочка” чәч кисү төрен ясадылар. Нәтиҗәдән барысы да канәгать калды.

Дәрес ахырында белгеч заманча стилистлар кыска чәч кисүенең төрле вариантларын тәкъдим итүен искә төшерде. Теләсә кайсы тәҗрибәле мастер кешенең форма үзенчәлекләренә туры килердек итеп килешә торган прическа табып бирә ала. Шуңа күрә прическа сайлауны чын  профессионалга ышанып тапшырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International