«Барысы да бергә булганда җан тыныч». Түбән Кама «Веста» үзәге

2019 елның 16 июле, сишәмбе

2019 нчы елның 3 нче июленнән 15 нче июленә кадәр Түбән Кама «Веста» үзәгендә хезмәт буенча инструктор Лариса Евстратьева социаль ярдәм күрсәтүдә торучы  6 – 12 яшьлек 22 бала арасында «Барысы да бергә булганда җан тыныч» дигән темага рәсем конкурсы оештырды. Максат: балаларда гаилә турында бер-берсен яратучы кешеләр буларак күзаллау формалаштыру; якын кешеләргә карата игелек, мәхәббәт һәм кайгыртучанлык тәрбияләү; балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, аларның талантларын ачу.

Конкурс игълан ителгәнче хезмәт буенча инструктор катнашучылар белән “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” бәйрәменең барлыкка килү тарихы турында әңгәмә үткәрде. Ул балаларга бу бик яшь бәйрәм, ул безнең илдә 2008 елның 8 июленнән генә билгеләп үтелә башлады, дип сөйләде. Гаилә көне-гаилә бәхетен, гаиләдә тугрылыкны һәм мәхәббәтне гәүдәләндерә торган күркәм бәйрәм. Һәр гаиләнең үз гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре бар, алар буыннан-буынга тапшырыла. Әңгәмә барышында балалар гаиләләре турында фикерләре белән уртаклаштылар, бу һәр кеше өчен иң мөһиме, гаилә-ул безнең ярата торган якын кешеләребез, без алардан үрнәк алабыз, игелеклелек һәм бәхет телибез, алар турында кайгыртабыз. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәткә, җаваплылыкка, кайгыртучанлыкка һәм хөрмәт итәргә өйрәнәбез.

Аннан соң балаларга рәсем конкурсында катнашырга тәкъдим ителде, анда аларга бәйрәм символы булып торган ромашканы да күрсәтеп үз гаиләләренә булган мәхәббәтләрен, үзенең бәхетле балачагын кәгазьдә белдерү мөмкинлеге бирелде. Балалар биремнәрне үтәүгә иҗади һәм җаваплы якын килделәр. 

Нәтиҗәдә,  рәсемнәр кызыклы, эчтәлекле һәм оригиналь килеп чыктылар. Иң яхшы эшләр үзәк холлында стендындта урнаштырылган иде. Конкурста катнашучыларның барысы да татлы призлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International