Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “ Ника” яшьләр клубы волонтерлары, «Ростресурс» инвалидларны тернәкләндерү академиясе вәкиле Алексей Мулеев ярдәмендә, «Без иминлек өчен» дигән интеллектуаль уен үткәрделәр.
Чараның максаты: социумда үз-үзеңне куркынычсыз тоту культурасын һәм күнекмәләрен үстерү, гадәти булмаган хәлләрдә эшли белү һәм ял итүне оештыру иде.
«Брейн–ринг» интеллектуаль уены Үзәктә бик кирәкле чара булып тора, аны Марат Закиров җитәкчелегендәге яшьләр клубы активистлары үткәрә. Бу уен социаль хезмәт алучылар өчен кызыклы һәм ул ачылып бетмәгән табышмакны хәтерләтә Бу очрашу өчен волонтерлар «Без иминлек өчен»дигән актуаль теманы сайладылар.
Үз тормышында һәр кеше диярлек, гадәттән тыш хәлләр белән очраша, шуңа күрә бу очракта үз-үзеңне тота, алардан дөрес чыгу кагыйдәләрен белергә кирәк. Уенда куелган сораулар һәм биремнәр, катнашучыларга балачакта өйрәнгән өйдә, урамда, җәмәгать урыннарында, табигатьтә куркынычсызлык кагыйдәләрен куллануны искә төшерделәр.
Социаль хезмәт алучылар совет кинофильмындагы сюжетлардан четерекле сорауларга җавап бирделәр, хәтта шигырьләргә рифмалар да сайладылар. Алар шатланып, үзләренең дөрес җавапларын көчле алкышладылар. Уенчылар өчен иң мавыктыргыч бирем, көндәлек тормышта килеп чыккан куркыныч хәлләрнең мөмкин булган сәбәпләрен табу һәм тәкъдим ителгән варианттан алардан чыгыш юлларын сайлау булды.
Музыкаль паузада социаль хезмәт алучы Владимир Громов һәм волонтерлар башкарган җырлар катнашучыларга ял итәргә һәм алдагы уенны рухландырырга мөмкинлек бирделәр.
Чара ахырында җиңүчеләр билгеләнде, командаларга истәлекле бүләкләр һәм барлык катнашучыларга татлы призлар тапшырылды. Социаль хезмәт алучылар волонтерлар белән аралашудан канәгать калдылар һәм уен өчен яшьләргә рәхмәт белдерделәр.
Чарада 27 кеше катнашты.