Яшел Үзән муниципаль районының «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының кече яшьтәге төркемендә «Лисичка со скалочкой» әкияте буенча реабилитация дәресе узды. Максаты – балаларны төрле төстәге буяулар белән эшләргә өйрәтү.
Тәрбияләнүчеләр соры төсле кәгазьләрдән төлке формаларын ясадылар, ә күңелле булсын өчен, төлкеләрне җирән төскә буядылар.