Түбән Каманың “Веста” үзәгендә Тукай паркына экскурсия оештырылды

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 24 нче июле көнне балаларның җәйге ялын оештыру эше кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала өчен Тукай паркына экскурсия оештырылды. Максаты: бөек татар шагыйренең тормыш юлы һәм иҗатына хөрмәт тәрбияләү.

Парк буенча экскурсия барышында белгеч балаларга Габдулла Тукайның татар әдәбияты тарихына һәм милли шигъриятькә нигезен салганлыгын һәм аның классик стильне булдырган бөек халык шагыйре буларак кереп калуын искә төшерде. Татар халкы өчен шагыйрьнең әһәмияте бик зур. Ул үз мәдәниятендә рус телендәге Пушкин, Украинадагы Шевченко, Казахстандагы Абай башкарган кебек үк тарихи миссиясен башкарган. Тукай әсәрләре бүгенге көнгә кадәр зур тираж белән татар, рус һәм башка бик күп телләрдә дөнья күрә.

Аннары катнашучылар паркта Габдулла Тукай әсәрләре геройларының скульптуралары белән таныштылар. Шулай итеп, балалар Шүрәле, Су Анасы, Былтыр, Апушның малае һ.б. скульптураларына карап, Тукайның әсәрләрен искә төшерделәр һәм үзләренең яраткан әсәрләре турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International