“Кеше хокукларын бозучы секталар турында сөйләшик”. Түбән Каманың «Веста» үзәге

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 23 нче июлендә «Үз юлыңны үзебез сайлыйбыз» шөгыльләр курсы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча “Кеше хокукларын бозучы секталар турында сөйләшик” дәрес үткәрде. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 бала һәм яшүсмер катнашты. Максат: экстремистлык идеологиясен традицион конфессияләрдән аера белүне формалаштыру.

 Дәрес барышында балаларга сектаның нәрсә икәнлеге сөйләнде. Балалар сектаның аерым оешма икәнлеген белделәр, ул дини түгел, әмма, һичшиксез, ниндидер эчке идеалогиясе була. Сектаның яңа әгъзаларын алдау юлы белән үзләренә җәлеп итәләр. Урамнарга ияләшүче вербовщиклар беркайчан да үз оешмаларының чын исемен хәбәр итми диярлек, ә кеше алар территориясенә эләккәч, сектантлар яңа кешене бәйләп торучы махсус психологик алымнар кулланалар. Ул кешегә әлеге сектадан чыгу кыен була. Кемнең тормышында кризис, кемнең тормышы начар – әлеге кешеләр барысы да хәвеф-хәтәр төркемендә булалар. Бу куркыныч, һәркайсыбыз куркыныч астында, чөнки сектага эләгү җиңел, әмма аннан чыгарга кыен. Белгеч балаларга дини секталар турында да сөйләде, берничә секта турында мисал китерде.

Дәрес ахырында балаларга ничек сектага эләкмәскә дигән киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International