“Үзгәрешләр җиле” программасы кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге белгече Эльвира Нәфыйкова закон белән каршылыклары булган яшүсмерләр өчен “Без үзебезне хөрмәт итә беләбезме?” дип аталган дәрес уздырды. Максат: яшүсмерләрнең үз-үзләрен бәяләвен ныгыту.
Дәрес башында катнашучылар белән “Кешегә ни өчен үз-үзеңне хөрмәт итәргә кирәк?” темасына әңгәмә үткәрелде. “Аркадагы язулар” уены барышында яшүсмерләрнең аркаларына кәгазь битләре беркетелде, барлык катнашучылар да бүлмә буйлап йөрделәр һәм бер-берсенә әлеге кеше турында булган фикерләрен яздылар. Аннан соң һәркем үзенең кәгазь битенә язылганны укыды, ризалыгын яисә ризасызлыгын белдерде. Шуннан соң белгеч балалар белән “Нәрсә ул үз-үзеңне бәяләү?” дигән темага сөйләште. Ул балаларга үз-үзеңне объектив бәяләү үзеңне тыныч һәм ышанычлы хис итәргә ярдәм итә, дип аңлатты. Сез идеаль булмаска да мөмкинсез. Әмма үзең турында төгәл һәм чын күзаллау теләсә нинди күңелсезлекләрне җиңел үтәргә мөмкинлек бирә.
Соңыннан катнашучылар белән дәрес азагында үткәрелүче ритуал ясалды: һәр катнашучыга берничә җылы сүз әйттеләр.