Бу уенның максатлары:
Дәресебезнен башында без балалар белән бу һөннәрләрнең әхәмияте турында сөйләштек. Аннары кызыклы уен уйнадык. Балалар ролләргә (табиблар, шәфкать туташлары, даруханәче, авырулар) бүленделәр.Авырулар шифаханәгә эләгә. Табиб һәм шәфкать туташлары аларны тикшерә. Аларның ничек һәм кайсы төшләре авыртуы белән кызыксыналар. Беренче ярдәм күрсәтәләр. Дежур табиб обход ясый,авыруларның хәле белән кызыксына. Шәфкать туташлары табиб күрсәтмәләре буенча гына эшлиләр, дарулар тараталар, уколлар ясыйлар, бинт белән бәйлиләр. Ахырдан дару алырга рецепт бирэ. Табиб рецепты белән сатып алучы даруханәгә килә. Даруханәче аңа кирәкле даруны бирә, Тагын башка төрле дәвалау чаралары тәкъдим итә,яңа чыккан дарулар турында мәгълүмат бирә,реклама ясый. Сатып алучы даруны сатып ала. Балаларга бу һөннәрләр бик ошады.