Мамадыш муниципаль районының « Надежда» балалар һәм яшусмерләр өчен социаль приютында «Үз хисләребезне ясыйбыз» дигән дәрес үткәрелде.

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Һәр кешенең үз-үзен иҗади белдерү сәләте бар. Барлык балалар да үз халәтен сүзләр белән олылар кебек үк яхшы җиткерә алмый. Балада дөнья белән аралашуның башка ысуллары бар. Күңелендә ниләр булганын аңлау өчен аңа кайбер очракларда кәгазь һәм карандашлар бирүдә җитә. Шуны ачыклау   максатыннан  чыгып, «Надежда» балалар һәм яшусмерләр өчен социаль приютында социаль педагог Ибрагимова Г.М. арт-терапия элементлары белән «Үз хисләребезне ясыйбыз» дигән дәрес үткәрде.  Дәрес катнашучыларның эмоциональ халәтен гармонияләштерү ысуллары һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән иде. Балалар сәнгать чаралары ярдәмендә үзләренең хис-тойгыларын белдерергә тырыштылар.  Рәсемнәргә карап,   алар  бер үк хисләрне һәр кеше үзенчә белдерүен аңладылар. Дәрес ахырында башка катнашучыларның эшләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International