2019 елның 27 июлендә Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучыларның өчесе Тукай районы ветераннары делегациясе составында Болгар җирләренә сәяхәткә бардылар. Безнең ветераннарыбызга сәяхәт бик ошаган. Алар Болгар җирләреннән якты матур кичерешләрнең зур багажы белән кайттылар.