2019 нчы елның ундүртенче августында «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре Гатина Н.М. һәм Насибуллина А.М. тарафыннан «Арт терапия»технологиясе буенча дәрес үткәрелде. Дәрес өй шартларында иҗади эш формасында үтте: төсле карандашлар белән рәсем ясау. Төсле карандашлар белән рәсем ясау - гади, зур акыл таләп итми торган шөгыль, ә аның файдасы сизелерлек: штрихлау барышында кулларның вак моторикасы, димәк, баш мие шөгыльләнә; монотонлы шөгыль тынычландыра, ял иттерә.
Технологиянең максаты-социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның иҗат аша өлкән кешенең тормыш белән кызыксынуын, җәлеп итүчәнлеген һәм уңай кәефен саклау. Әлеге технология буенча эш социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның иҗади сәләтләрен ача, кәефне күтәрә, депрессив халәттән коткара.