Хис-кичерешләр-ул кешенең эчке дөньясының чагылышы. Алар кешенең уй-фикерләренә, дөньяны кабул итүенә, акылына, хәтеренә, фикерләвенә турыдан-туры йогынты ясый. Уңай эмоцияләр мотивацияне арттырса, ә тискәреләре исә киресенчә аны киметә.
Кешегә уңай эмоцияләр белән берлектә тискәреләре дә кирәк. Психик сәламәтлек өчен хис-кичерешләрнең баланслы булуы кирәк. Шул ук вакытта хисләрне аңларга өйрәнү генә түгел, аларны дөрес күрсәтә белү дә мөһим.
Еш кына килеп туган тискәре хәлләр, әйләнә-тирәдәгеләрнең игътибарсызлыгы, килеп туган проблеманы хәл итә белмәү баланың эмоциональ хәлен бозуга китерә. Һәм хис-тойгыларда килеп туган җитешсезлекләргә вакытында игътибар итмәсәң, бу авыр нәтиҗәләргә-эмоциональ тайпылышлар, неврозлар һ. б. китерергә мөмкин.
14 август көнне “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы “Яшьлек” клубы базасында “Якты коңгыз” балалар бакчасында тәрбияләнүче 20 бала өчен “Хис-кичерешләр” дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Балалар, “Ватык телевизор”, “Тыныч почта”, “Сөйләшүче куллар”, “Ягымлы исемнәр” күнегүләре аша эмоцияләр дөньясы белән таныштылар.
Нәтиҗәдә, балалар төп эмоцияләр (кызыксыну, шатлык, гаҗәпләнү, моңсулану, ачу, курку, оят, чиркану һ. б.) белән таныштылар һәм башка кешеләрнең эмоциональ хәлен төрле билгеләр (мимика, пантомима, интонация) буенча ачыкларга өйрәнделәр.