Шәхси тернәкләнү программасын гамәлгә ашыру максатыннан, кече төркем балалары тәрбияче Диләрә Фатыхова белән Нократ елгасы яр буенда урнашкан аттракционнарда булдылар.
Чараның максаты: балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту; балаларның күңелләрен күтәрү. Җәй – ялның һәм маҗараларның иң яхшы вакыты. Һәм приютта тәрбияләнүчеләр дә бу юлы Нократ елгасы яр буенда урнашкан аттракционнарга юнәлделәр.Һәрбер бала күңеленә хуш килгән аттракцион тапты. Өлкәнрәкләре һәм кыюраклары – “Истребительләр” аттракционында булдылар. Кечкенәләр өчен “Галәм” каруселе, “Вертолетлар” аттракционы, һәм бар кеше дә яраткан “Күзәтү тәгәрмәче” эшләде. Аннан балалар Мамадыш шәһәренең, Нократ елгасының матурлыгын биеклектән күзәттеләр. Аттракционның иң кечкенә кунаклары әкият поездында йөрделәр. Ахырдан барысы да батутларда сикерде. Тәрбияләнүчеләр рәхәтләнеп уйнадылар, ял иттеләр. Бу көнне алган тәэсирләрне балалар озак искә алачаклар!