Бүген Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Бүлмә үсемлекләре” темасына медиа-әңгәмә үтте, аларның төрләре, килеп чыгышы, тәрбияләү, күчереп утырту, кешегә файда китерүе турында сөйләнелде.
Үсемлекләр- сузсез ярдәмчеләр, яхшы дус, могҗизалы дәвалаучылар. Алар тузанны тоткарлыйлар, төрле газларны һәм агулы матдәләрне йоталар, безгә кислород бүлеп чыгаралар. Бинада уңайлы психоэмоциональ хәләт тудыралар.
Интернат-йортында яшәүчеләр арасында бүлмә үсемлекләре яратучалар бар. Аларның берсе Васильев Артур Васильевич, ул үзенең бүлмә усемлекләрен тәрбияләү ысуллары белән бүлеште.
Медиа-әңгәмә кызыклы һәм мактыргыч булды.