ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2019 ел
чәршәмбе

28 август көнне Менделеевск районының 3 нче социаль участогында тәрбия өлкәсендә эшләүче педагогик хезмәткәрләрнең секция утырышы узды. Киңәшмәдә мәктәп директорларының укыту-тәрбия эшләре буенча 22 урынбасары катнашты.

  2019 елның 29 августында «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагоглары Мифтахова Гөлия һәм Заһидуллина Алия Кукмара волонтерлары белән берлектә «Балалар өчен ышаныч телефоны» дигән акция уздырдылар. Акция «Ышаныч телефоны турында мәгълүмат бирү – баланың иминлегенә бер адым» девизы астында узды.

Игелек һәм шатлык көне!!!

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә «Вера в себя Вопреки Всему» дигән акцияне тормышка ашыру кысаларында волонтер Диләрә «Игелек һәм шатлык көне " дип исемләнгән инклюзив бәйрәм үткәрде, анда 42 инвалид бала һәм 16 бала катнашты. Нәни тылсымчыларның иҗади эшләре күргәзмәсе, кулинария һәм иҗади мастер-класслар оештырылды. 3 каттагы фойеда фотозона эшләде, анда һәркем «Өч песи, Өч койрык»мультфильмы геройлары белән фото ясый алды. Шулай ук һәр бала аквагримм ясата ала иде . 

Бәйрәм чарасында алып баручы Анастасия һәм «Өч песи, Өч койрык» мультфильмы геройлары белән бергә балалар җырлар җырладылар, дәртле биюләр биеделәр, күңелле уеннар уйнадылар.  Шулай ук балалар сабын куыклары тамашасында катнаштылар.

    22 август 2019ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр “Төсле кәгазьдән Гиацинт” ясыдылар.

Мамадыш үзенең Туган Көннен билгеләп үтте. Гадәттәгечә күңел ачулар  берничә мәйданчыкта барды.

Питрәч муниципаль районы “Шатлык” социаль приютында балигъ булмаган балаларны туган гаиләсенә кайтару һәм авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен гаиләне саклап калу максатын күздә тотып гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекләре белән тыгыз эш алып барыла.

Бөгелмә шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге балигъ булмаганнарны һөнәри юнәлеш бирү эшен дәвам итә.

"Изгелек"инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова һәм социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова "Стрельникова буенча сулыш гимнастикасы" дигән мастер-класс үткәрделәр.

    27 августта Россия кинематографистлары профессиональ бәйрәм — Россия киносы көнен билгеләп үтә. Кино булдыру-авыр процесс. Фильмны иҗат итүдә бик күп профессионаллар тора.

   Норлатның интернат-йортында бу көнне белгечләр совет киносына багышланган чара уздырганнар.

Яңа Чишмә муниципаль районында яшәүче 

мөмкинлекләре чикләнгән сайлаучылар өчен.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International