«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Стрельникова буенча сулыш гимнастикасы » дигән мастер-класс

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

 Чараның максаты: сулыш органнарын профилактикалау, дәвалау һәм организмны ныгыту.   

"Стрельникова буенча сулыш гимнастикасы" организмга тиз һәм яхшы эффект күрсәтүче үзенчәлекле технология дип табылды.

Шөгыль  башында инструктор катнашучыларны дөрес сулыш алу кагыйдәләре белән таныштырды һәм сулышны дөрес итеп алырга өйрәтте. Әлеге техниканы үзләштергәннән соң, катнашучылар сулыш гимнастикасын үтәүгә күчтеләр. Комплекс үз эченә:  “Уч төбе", "Узышчылар", "Насос", "Мәче", "Колаклар", "Зур маятник", "Алгы адым", “Арткы адым” һәм "Әйләнү" дигән күнегүләрне алды.

Социаль хезмәт алучылар инструктор тәкъдим иткән барлык сулыш күнегүләрен дә бик теләп үтәделәр һәм аларның рухлары, гомуми кәефләре яхшыруын билгеләп үттеләр.

      Чарада 14 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International